Бүген Мамадыш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә Бөек Җиңү юбилеена багышланган мөһим вакыйга — яшь гражданнарга паспортлар тапшыру булды.
Бу момент буыннар дәвамчанлыгы һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге символына әверелде. Тантанада 14 яшькә җиткән 16 укучы катнашты. Балаларны ЗАГС бүлеге начальнигы Ләйсән Дөлмиева сәламләде һәм беренче документ алулары белән котлады. «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Олег Рылов балаларга үз Ватаннары тарихына хөрмәт һәм паспорт алу белән үз өстенә алган җаваплылыкның мөһимлеген искә төшереп, хәер-фатиха сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул балаларга үз дәүләтенең героик тарихы белән горурланырга һәм үз иленең лаеклы гражданнары булырга теләде. Укучылар шулай ук «бБеренчеләр хәрәкәте» ннән истәлекле тышлыклар алдылар һәм оештыручыларга бәйрәм атмосферасы өчен рәхмәт белдерделәр һәм бу вакыйганың тормышларында әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.