Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мамадыш халкы «Хәтер бакчасы»халыкара акциясендә катнашты. Чара Җиңү паркында узды, анда төрле буын вәкилләре: ветераннар, сугышчы-интернационалистлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре җыелды. Акцияне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин да хуплады.