Мамадыш районы башлыгының Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар, якташлар! Ихлас күңелдән сезне 1 Май- Хезмәт һәм Яз бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн  бердәмлек, иҗадилек һәм кешенең чиксез мөмкинлекләре символы  булып тора. Бүген, дистә еллар элек кебек үк, без үз хезмәтләре белән Туган ягыбызгы хезмәт итүчеләрне - төзүчеләрне,  эшчеләрне һәм фермерларны, укытучыларны һәм табибларны, эшмәкәрләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен хөрмәтлибез. Мамадыш җире хезмәт сөючән кешеләре белән дан тота. Сезнең һәрберегез район үсешенә үз өлешен кертә: икмәк үстерә, балалар тәрбияли, урамнарны төзекләндерә, яңа производстволар ача. Сезнең  идеяләр – безнең киләчәгебез! Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт. Сезнең тәҗрибәгез һәм зирәклегегез яшьләргә иң яхшы традицияләрне үзләштерергә ярдәм итә. Бу бәйрәм сезгә яз җылысын, яңа казанышларга шатлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч бүләк итсен. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхет һәм уртак йортыбыз – Мамадыш районының  чәчәк атуын телим!

Хөрмәт белән, Вадим Никитин, район башлыгы, Мамадыш муниципаль районы Советы Рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International