Мамадышта яшәүче Әлфинур Мөбарәкша кызы Насыйбуллинаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин исеменнән аны шундый истәлекле дата белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Артур Ефимов котлады. Ул аңа иң җылы теләкләрен җиткерде, матур чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.