Вадим Никитин Хафизовка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 99 яшьлек Хәсән Шәрәфетдинов белән очрашты. Ул ветеран белән җылы аралашты, аны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм үз исеменнән, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге һәм Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон исеменнән бүләкләр тапшырды.