Мамадышта Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларын искә алдылар

2025 елның 26 апреле, шимбә

Бүген Мамадышта Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбызга багышланган тантаналы митинг узды."Мирный атом" мемориалы янына шул ерак вакыйгаларда катнашучылар, туганнары, шәһәр мәктәпләре укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук битараф булмаган кешеләр җыелды. Җыелганнарны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов сәламләде. Рәшит Гарипов үз чыгышында: "Чернобыль батырлык һәм фидакарьлек символына әверелде. Бүген без, үзләрен кызганмыйча, илне һәм дөньяны радиациядән саклап, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләрне искә алабыз. Аларның батырлыгы-чын геройлык үрнәге, аның турында яңа буыннар белергә тиеш". Митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International