" Җиңү диктанты " — Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган масштаблы мәгърифәтчелек акциясе. Аның кысаларында теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерә ала. Быел чара тирәли атмосфера үзенчәлекле, чөнки май аенда бөтен дөньяда фашизмны Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. «Диктант» үткәрү инициаторлары — «Бердәм Россия» партиясе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Россия Тарихи Җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте. Акциянең төп максаты-кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш турындагы истәлекне саклау, аның вакыйгалары һәм батырлыклары турындагы мәгълүматны мөмкин кадәр киңрәк тарату, сугыш еллары тарихын өйрәнү белән кызыксынуны ныгыту.