Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мамадыш районында "Ветеранны котла"акциясе старт алды!

2025 елның 25 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә "Ветеранны котла"акциясе старт алды!

Бу гади акция генә түгел - ул безнең өчен ирек һәм тынычлык саклап калганнарга чиксез рәхмәтебезнең символы !

Тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, шулай ук махсус хәрби  операциядә катнашучыларның гаиләләренә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин Бөек Җиңү көненә бүләкләр тапшырды.

🎁 Тәкәнеш мәктәбе укучылары акциядә актив катнаштылар һәм Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Р.З. Хәмизуллинга адресатларга бүләкләр тапшырырга булыштылар.

🤝 Без сезнең батырлыгыгызны хәтерлибез һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International