100 тонна кайнар асфальт быел шәһәр автомобиль юлларында чокырларны ремонтлау өчен кулланылачак. Бүген ул 52% ка үтәлгән. Атна ахырына кадәр «Мамадыш ТКХ» хезмәткәрләре бу төр юл эшләрен тулысынча башкарырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Җиңү һәм Толстой урамнарында капиталь ремонт көтелә, шуңа күрә Мамадышның бу өлешләрендә чокырларга ремонт ясалачаклар.