Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан 2025 елда «Коррупциягә каршы бергәләп» Халыкара социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы оештырылды.
Конкурс берничә номинациядә үткәрелә: «Иң яхшы видеоролик», «Иң яхшы плакат», «иң яхшы рәсем» өч яшь төркемендә (10 яшьтән 15 яшькә кадәр; 16 яшьтән 20 яшькә кадәр; 21 яшьтән 25 яшькә кадәр). Конкурс эшләре 2025 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр www.anticorruption.life конкурсы сайтында кабул ителә., Анда шулай ук аны үткәрү кагыйдәләре урнаштырылган, алар катнашу шартларын, эшләрне бәяләү критерийларын регламентлый.
Нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итү Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә (9 декабрь) булачак.