«Созвездие-Йолдызлык»фестиваленең суперфиналында Мамадыштан 160 яшь талант катнашачак. Алар арасында — өч хореография коллективы, өч вокаль ансамбль, биш конферансье һәм җиде вокалист.
Яшь артистлар үзләренең осталыкларын зур сәхнәдә чыгыш ясап, җиңү өчен көрәшәчәкләр һәм матур иҗади номерлар күрсәтәчәкләр. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале гадәттәгечә бөтен республикадан килгән талантлы балаларны берләштерә, аларга үзләрен таныту мөмкинлеге бирә. Быел фестиваль программасында патриотик темага – Бөек Ватан сугышына, МХО гә багышланган номерларга, Совет һәм Россия геройларының батырлыгын, героик вакыйгаларны мәңгеләштерүгә аерым игътибар бирелә.