Район башлыгы Вадим Никитин Изге Ксения Римляни храмында Пасха гыйбадәтендә катнашты. Бәйрәм хөрмәтенә тантаналы гыйбадәт кылуны чиркәү настоятеле Олег атакай Малышев башкарды.
Бүген иртән Вадим Никитин якташларына изге теләкләр, тынычлык теләп мөрәҗәгать итте. "Христосның Терелүе-ул өмет, тормышның үлемне җиңүе, яхшылыкның явызлыкны җиңүе символы. Бу көнне безнең йөрәкләребез шатлык һәм яхшылыкка ышаныч белән тула. Изге Пасха бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык һәм күңел җылысы, ихлас мәхәббәт, яхшылыкка өмет алып килүен телим. Ныклы сәламәтлек һәм иминлек, кадерле якташлар! Христос Воскрес",-дип язган ул үзенең телеграмма-каналында.