Мамадыш кызы Курск шәһәренә волонтер булып бара

2025 елның 19 апреле, шимбә

"Хәерле юл, Арина!”,- бүген “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе " иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Арина Левина адресына шундый теләктәшлек сүзләре яңгырады. Арина-волонтер, зур йөрәкле һәм яхшы күңелле кеше. Бүген Курскка китә, анда хәрби госпитальдә ярдәм итәчәк. Улүзенең анда кирәгрәк икәнлеген аңлый, авыр хәлдә  калучылар янында булу мөһим икәнен белә һәм ярдәмгә мохтаҗларга үз көчен һәм кайгыртуын бирергә әзер. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Арина сәфәргә волонтер сыйфатында инде икенче тапкыр бара.

Агымдагы елның февралендә ул волонтерлык миссиясе белән Мариупольдә булды. Яхшылыгың, ярдәмчеллегең һәм эшкә бирелгәнлегең өчен рәхмәт сиңа! Без синең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International