Иске Комазан авылы мәдәният йортында сугыш һәм тынычлык, бурыч һәм намус, Ватанны саклаучы булу турында сөйләштеләр. «Безнең батыр улларыбыз-авылыбызның горурлыгы!" темасына яшь буын өчен тарих һәм батырлык дәресе булды.
Очрашуның аерым кунагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Айдар Әүхәдиев булды. Ул 19 ел гомерен Ватанны саклауга багышлаган. Хезмәт елларында күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән Жуков ордены һәм Батырлык ордены. Бү бүләкләр аның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы турында сөйли. Айдар Әүхәдиевнең тормыш юлы-чын хезмәт үрнәге. Мәктәпне тәмамлагач, ул танк училищесына укырга керә, ә аннары Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүен дәвам итә. Махсус хәрби операция башлангач, Айдар анда беренче көннәрдән үк катнаша. Батальон командиры авыр җәрәхәттән соң 2024 елның сентябрендә туган якларына әйләнеп кайта. СВО ветераны иптәшләренә тугры кала: алар белән элемтәдә тора һәм алгы сызыкка гуманитар ярдәм алып баруда катнаша. Айдар Ахәдиев яшьләрне патриотик тәрбияләүдә актив катнаша. Бу очрашуда ул: хәрби хезмәт нечкәлекләре турында сөйләде, экипировка һәм кирәк-ярак элементларын ачык күрсәтте, балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, физик әзерлекнең мөһимлеген ассызыклады, чын фронт дуслыгының кыйммәтен искә төшерде. Хәрби киемнәрне демонстрацияләү укучыларда аеруча соклану уятты. Теләгән һәркем кирәк-яракны карап кына калмыйча, аны киеп карый, шулай ук герой-якташы белән истәлеккә фотога төшә алды. "Мондый очрашулар патриотик тәрбия өчен бәһасез,чын геройлар белән тере аралашу теләсә нинди дәреслек яки лекцияләргә караганда яшьләргә күбрәк тәэсир итә — дип билгеләп үтте Иске Комазан мәдәният йорты директоры Альмира Нәфыйкова.