Мамадышлылар җирле үзидарә органнары һәм оешмалары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыруда катнашачаклар

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 № ПУ-79 Указы нигезендә Татарстан Республикасында 2025 ел башыннан ТР шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру үткәрелү турында хәбәр итәбез.

 Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) катнаша ала. Социологик тикшеренү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн анкета сораштыруы үткәрү юлы белән түбәндәге сылтама буенча гамәлгә ашырыла: https://open.tatarstan.ru/polls/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International