Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе»республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.

Бүләкләү алдыннан «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең (ТИҮ) эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә 484 ТИҮ эшли.

"Үткәрелә торган муниципаль реформа шартларында безнең тормышта ТИҮләрнең роле артачак кына. Без яңа эшчәнлек өлкәләрен үзләштерергә, өстәмә вәкаләтләр алырга тиеш: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшне көчәйтергә, идарәче оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәргә, авыл туризмын үстерүгә ярдәм итәргә, социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга, свода катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең яңа формаларын кертергә», - дип билгеләде Әгъзам Гобәйдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International