2025 елда районның мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре арасында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя биреләчәк.
Исемлеккә 21 мәктәп һәм 13 балалар бакчасы, шулай ук үзәк китапханә һәм туган якны өйрәнү музее кергән. Бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә. Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта бастырыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Мамадыш муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр алучылар, учреждениеләр эше турында үз фикерләрен белдереп, сораштыру узарга мөмкин.