2024 елның 13 апрелендә Балтач районының «Балтач» спорт комплексында «МДСУ-1»ҖЧҖ призларына бадминтон буенча ачык турнир узды. Ярышларга Мамадыш, Теләче, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан 70ләп спортчы җыелды, алар җиңү өчен көрәштеләр һәм үз осталыкларын күрсәттеләр.
Катнашучылар югары дәрәҗәдәге осталык күрсәттеләр, ә призлы урыннар өчен көрәш киеренке һәм мавыктыргыч булды. Җитәкчеләр арасында Мамадыш районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин ышанычлы җиңү яулады. Киеренке көрәштә ул Саба һәм Балтач районнарыннан килгән көндәшләрен узып, алтын медаль яулады. Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре командасы да, пьедесталның өченче баскычына күтәрелеп, бронза медальләр яулап, үзләрен лаеклы күрсәтте.