Мамадышның хезмәт коллективлары шәһәрне даими җыештырып торалар.

2025 елның 11 апреле, җомга

Бүген кайбер оешмаларның коллективлары яңадан беркетелгән территорияләрне җыештыруга чыктылар. Мәсәлән, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре чернобыльлеләргә һәйкәл территориясендә тәртип урнаштырганнар. 26 апрельдә биредә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 39 еллыгына багышланган митинг булачак. Иртән әлеге участокның бер өлешен шәһәрнең беренче һәм өченче мәктәпләре укучылары чүп-чардан чистарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International