Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алдан тикшерүләр уздырмыйча гына штраф салу хокукына ия булды.Яңа таләп 1.04.2025 елгы 56-ФЗ номерлы Федераль законда бар. Аның нигезләмәләре агымдагы елның 11 апрелендә законлы көченә керәчәк.
Хәзер дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу турында җитәрлек мәгълүмат булганда, беренчел контроль чаралар үткәрмичә, административ эшләр кузгата алалар. Шул ук закон белән, әгәр проектлаучы тиешле аттестациягә ия булса, инде файдалануга тапшырылган биналарда һәм корылмаларда янгынга каршы системаларны проектлаганда янгын куркынычсызлыгы нормаларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертелә. Мондый хокук бозуларны беренчел ачыклаган өчен кисәтү яисә 20 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Кабат бозган очракта штраф 90-100 мең сумга кадәр артачак, шулай ук бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләү дә мөмкин.