Бүген муниципалитет бинасында Мамадыш муниципаль районы Советының 42 нче утырышы узды. Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин үткәрде. Көн тәртибендә 18 мәсьәлә каралды.
2024 елга район бюджеты үтәлеше, «2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына ТР Мамадыш муниципаль районы бюджеты турында»Мамадыш районы Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды. Район башлыгы Вадим Никитин салым кырын арттыру буенча эшне көчәйтергә, салым җыю, түләмәүчеләрне ачыклау һәм салым дисциплинасын күтәрү мәсьәләсен контрольдә тотарга дигән бурыч куйды. Утырышта шулай ук 2024 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге эшчәнлеге, 2024 елда Татарстан Республикасында һәм Мамадыш муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында докладлар тыңланды.