Волейбол буенча ярышларда Мамадыш энергетиклары беренче урынны алды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Волейбол буенча ярышларда Мамадыш энергетиклары беренче урынны алды. 

Бүген «Юбилейный» универсаль спорт залы базасында «Алабуга электр челтәрләре» Челтәр компаниясе «АҖ филиаллары коллективлары арасында волейбол буенча спартакиада узды. Ярышларда Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Менделеевскидан алты команда катнашты. Ярышларда катнашучылар матур һәм үҗәт уен күрсәттеләр. Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

 1 нче урын - Мамадыш электр челтәрләре;

2 нче урын — Саба электр челтәрләре;

3 нче урында — Кукмара электр челтәрләре.

Ярышларда җиңүчеләрне котлыйбыз! Командаларда катнашучыларга алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International