Бүген иртән Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итүче «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясенә старт бирделәр. Узган ел безнең волонтерлар район буенча рекордлы санда акция символларын тараттылар - 1500.
Сезнең мондый активлыгыгыз, ярдәмчеллегегез, теләктәшлегегез һәм рухи юмартлыгыгыз Хафизовкадан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Галәветдин улы Шәрәфетдиновка ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. Аңа ишетү аппараты бирделәр.
Без барыгызны да бу изге эшкә кушылуыгызны сорыйбыз. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр үз коллективлары белән беренчеләрдән булып үрнәк күрсәтергә тиеш!