Мамадыш шәһәрендә яшәүче Гашиша Ярулла кызы Йосыпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов котлады.Юбилярга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, күпьеллык хезмәте һәм район үсешенә керткән зур өлеше өчен, аның профессиональлеген һәм актив тормыш позициясен билгеләп үттеләр. Гашиша Ярулла кызына нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.