Мамадышта 2012 елда туганнардан торган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары тәмамланды.Финалда Мамадыш, Казан, Лениногорск, Баулы һәм Җәлил шәһәрләреннән алты команда катнашты. Яшь хоккейчылар бозда мавыктыргыч һәм компромиссыз көрәш күрсәтте, тамашачыларга якты хисләр бүләк итте. Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны һәм беренчелекнең җиңүчесе исемен Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы яулады. Икенче урында-Лениногорск шәһәренең «Нефтяник» командасы, өченче урында-Баулының «Девон» командасы.