2024 елда Татарстанда диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр барышында табиблар 3,2 мең кешегә яман шеш диагнозы куйган. Аларның 77% очрагы башлангыч стадиядә ачыкланган.
Узган ел Татарстанда миллионнан артык кеше диспансеризация, тагын 350 меңе — профилактик караулар узган. Башкалада 1175 яман шеш ачыкланган, шуларның 78% ы — авыруның башлангыч стадияләрендә. Онкологик авыруларны иртә диагностикалау дәвалауны тизрәк башларга һәм авыруның ремиссиясенә ирешергә ярдәм итә. Диспансеризациягә яки профилактик медицина тикшерүенә «Госуслуги» порталында, медицина оешмасы телефоны яки поликлиника регистратурасында язылырга мөмкин. Профилактик чаралар узу өчен РФ гражданины паспорты һәм ММИ полисы гына кирәк булачак. Тикшерүне эш көннәрендә, шул исәптән кичке вакытта, яки шимбә көннәрендә узарга мөмкин. Диспансеризация вакытында эш бирүче эш хакын саклап калып эштән азат итә. Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру «озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының « Сәламәтлек -һәркем өчен» федераль проекты буенча үткәрелә.