Алгы сызыктан тыныч тормышка кадәр: махсус хәрби операция ветераны Владислав Баишев тарихы

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Сүз махсус хәрби операция зонасындагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Владислав Баишев турында.

Язмам герое тумышы белән Красная Горка авылыннан. Авылдагы мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлагач, Мамадыш политехник көллиятендә җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтүче һөнәрен үзләштерә. 2021нче елның көзендә армия сафларына чакырыла.

–Россия Кораллы Көчләрендә чакыру буенча да, контракт төзеп тә хезмәт итәргә була иде. Мин икенче юлны сайладым. Район хәрби комиссариатында РФ Саклану министрлыгы белән ике елга контракт төзедем. Хезмәт юлымны Оренбург өлкәсендәге хәрби частьларның берсендә мотоукчы булып башладым, – дип сөйли 24 яшьлек Владислав.

Моннан өч ел элек Украинада хәрби хәрәкәтләр башланыр дип кем уйлаган. Владислав Баишев хезмәт иткән частьтагы контрактчыларны Брянск шәһәренә алып китәләр. Махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк алар укрнацистлар белән сугыша башлыйлар.

 Язмам герое беренче сугышчан чыныгуын Луганск Халык Республикасының Красный Лиман шәһәре янында ала. Ул вакытта алгы сызыкта безнекеләргә нинди авырлыклар күрергә туры килгәнлеген күпләр белә.

Шуңадырмы, Владислав алар турында сөйләүне кирәкмәс дип тапты. Ничек кенә булмасын, сугышчыларыбыз дошманнарга фронт сызыгының Көнчыгышка күчүенә юл куймыйлар. Ярты ел хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнан соң, ул 2022нче елның җәендә туган ягына кайта.    

–Ходай саклагандыр инде, яраланулар алмадым, – ди ул.

Алгы сызыктан кайткач та, егет урамда трай тибеп йөрми, Алабуга икътисадый зонасындагы заводларның берсенә эшкә урнаша. Биш көнлек эш графигы белән эшли ул. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итә. Аларны файдалы үткәрергә тырыша Владислав. “Юбилейный” универсаль спорт залына күнегүләргә йөри, дуслары белән ял итә. Әти-әнисе йортында да эш бетмәгән. Баишевлар шәхси йортта яшиләр. Район җитәкчелегенең гаиләләренә һәрдаим игътибарына рәхмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Владислав Баишев. Аларның туганнары арасында аннан башка махсус хәрби операция зонасында тагын бер кеше Ватан иминлеген саклауга үз өлешен кертә: әнисе ягыннан туганы Евгений абыйсы. Ул 2022нче елда мобилизацияләнеп, илебез иминлеген саклау өчен алгы сызыкка җибәрелгән.

–Ул исән-сау, отпуск ялларына да кайткалады. Тизрәк сугышлар бетеп, аның, райондашларыбызның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары, туганнары янына сау-сәламәт булып кайтсыннар иде дип Ходайдан сорыйм, – дип тәмамлады язмам герое сөйләшүне.

Николай Зюрин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International