Мамадышта мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе узды

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Бүген политехника көллиятендә Мамадыш районы мәдәният бүлегенең тантаналы киңәшмәсе узды. Чарада район башлыгы Вадим Никитин катнашты.

Киңәшмә барышында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең узган чордагы эшенә йомгак ясалды, хезмәткәрләрнең уңышларын  билгелә п үтттеләр. Катнашучылар агымдагы проектлар һәм киләчәккә планнар турында сөйләштеләр, шулай ук 2025 елга эшнең төп юнәлешләрен билгеләделәр. Фикер алышу районның мәдәни тормышын яхшыртуга, халыкның иҗади потенциалын үстерүгә һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән иде. Районның мәдәни тормышын үстерүгә зур өлеш керткән мәдәният хезмәткәрләре дәүләт, ведомство һәм муниципаль бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бу аларның профессиональлеген, үз эшенә бирелгәнлеген һәм иҗади казанышларын тану булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International