Мамадышлыларны «Татарстанның хәзерге гаиләсе» дигән фәнни эзләнүдә катнашырга чакыралар.

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

 Быел республикада «Татарстанның хәзерге гаиләсе» дигән фәнни эзләнү үткәреләчәк. Аның максаты -  «Гаилә» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру.  Соңгы елларда традицион кыйммәтләрне, ата-аналарны хөрмәтләү, җәмгыятьнең рухи-әхлакый халәтен саклау һәм ныгытуга аеруча зур әһәмият бирелә.

     2025 елдан Россиядә гаиләгә бәйле барлык өлкәләрне колачлап алган яңа илкүләм проектлар старт алды. Быел Татарстанда   «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм санлы дәүләт трансформациясе» һәм «Пилотсыз авиация системалары» программалыры эшлиячәк.. Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/66b0b06484227c87627b98c8/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International