Мамадышта көлке көнен бәйрәм итттеләр

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

1 апрель көнне Мамадышның Яшьләр үзәгендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган матур чара узды. Кунакларны бай программа - дәртләндергеч музыкаль номерлар, шаян мәзәкләр һәм кызыклы театр куелышлары белән каршы алдылар.

Артистлар популяр юмористик җырлар башкардылар һәм тамашачыларга яңа иҗади номерлар тәкъдим иттеләр. Матур костюмнар, энергияле биюләр һәм эч-катып көлә торган номерлар чын бәйрәм рухын тудырды. Театр коллективлары тамашачыларны күңелле сәхнәләре һәм мини-спектакльләре белән гаҗәпләндерде, ә үзешчән артистлар көләргә генә түгел, үткен сюжетлар турында да уйланырга мәҗбүр итте.

Кичә җылы һәм дустанә шартларда узды, барлык кунакларга уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International