Мамадыш районында яшәүче Хәҗәр Юнысовага 100 яшь тулды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Мамадыш районының Норма урманчылыгы авылында яшәүче Хәҗәр Җиһанша кызы Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгын кичергән буын баласы.

Юбилярны истәлекле дата белән Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбәрәкшин, Кече Кирмән авылы китапханәсе  мөдире, Кече Кирмән мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. Кунаклар Хәҗәр Юнысовага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален,  чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм хәерле тормыш, күңел күтәренкелеге һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр.

100 ел –  100 яшь кенә түгел, ә тулы бер гасыр. Хәҗәр апа, Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәвегезне  телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International