Мамадыш теннисчылары – Татарстанда иң яхшы өчлектә!

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

28-30 март көннәрендә Байлар Сабасында Татарстан шәһәрләре арасында өстәл теннисы буенча XXIII шәхси-команда ачык республика ярышлары узды. Азат Галиев, Владислав Никитин, Айзилә Мөбәрәкшина һәм Алинә Хәкимуллина составындагы Мамадыш җыелма командасы югары дәрәҗәдә уен күрсәтеп, бронза медаль яулады! Спортчылар Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы кебек көчле командаларны узып киттеләр.

1 урын-Казан

2 урын-Баулы

3 урын-Мамадыш

Теннисчыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International