Бала - мөһим пассажир: куркынычсызлык беренче урында!

2025 елның 28 марты, җомга

Мамадышта Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгына багышланган мөһим акция узды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге идарәсе вәкилләре белән бергә ата – аналарга автомобильдә балаларның куркынычсызлыгы-киңәш түгел, ә бурыч икәнен искәрттеләр.

Чара үткәрү урыны итеп ике балалар бакчасы янында юл сайладылар чөнки  монда көн дә балаларны бакчага машиналарда  алып  киләләр.

Яхшы хәбәр: барлык машина йөртүчеләр дә бу мәсьәләгә җаваплы карадылар һәм балалар өчен  тмахсус  җайланмаларны куйганнанр машиналарга, димәк, балаларга куркыныч янамый.

❗ Ел башыннан бирле Мамадыш районында балалар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булган. Яңа фаҗигаләрне булдырмас өчен автоинспекторлар аңлату әңгәмәләре үткәрделәр һәм белешмәләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International