Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә укучылар өчен ачык ишекләр көне үтте

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

«Без сездә туйлар гына уздыралар дип уйлаган идек, ә сездә шулкадәр  күп эш икән! -" Гаилә белеме"  проектын тыңлаучылардан иң еш әйтелә торган сүзләр . 26 март көнне Мамадыш ГХАТ бүлегендә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. «Гаилә белеме» проекты кысаларында никахлашу сараеның яшь кунакларына эчтәлекле программа  әзерләнгән иде.

Беренчеләрдән булып Мамадыш районында "Надежда "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр булды. ГХАТ  бүлеге башлыгы Ләйсән Дөлмиева балаларны каршы алды һәм аларга никахлашу сарае бинасы буйлап экскурсия оештырды, Архив фондының «яшерен бүлмәләре» пәрдәсен һәм яшь парлар бүлмәләрен ачты.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган «Җиңү гаиләсе» фотокүргәзмәсе зур кызыксыну уятты, анда якташларыбызның иң якты гаилә тарихлары турында сөйләнә. Балалар шулай ук бүлек эшчәнлеге, шәһәр һәм районның демографик торышы белән таныштылар, Гаилә турында  викторина сорауларына җавап бирделәр. Мамадыш ЗАГСы эшчәнлеге тарихын саклаган архив китаплары һәм альбомнар белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләрнең активлыгы һәм зирәклеге гаҗәпләндерде. Һәр җавап чара өчен махсус әзерләнгән патриотик 3Д-стикер белән бүләкләнде.

Нәсел агачы ясау буенча мастер-класстан соң, укучылар һәм аларның тәрбиячеләре Шәҗәрә темасын приютта дәвам итәргә булдылар, үз гаиләләренең тарихын өйрәнү темасының актуальлеген билгеләп үттеләр.

Уртак фото һәм рәхмәт сүзләре очрашуның матур тәмамлануы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International