Мамадышта яшәүче Нурия Әкбәр кызы Гатинага 90 яшь тулды. Муниципалитет командасы һәм шәхсән район башлыгы Вадим Никитин исеменнән тыл хезмәтчәнен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов котлады. Нурия апа -күп балалы әни, 9 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар. Һәрберсе-горурланыр өчен сәбәп. 90 яшендә ул әлегә кадәр көнкүреш мәшәкатьләренә бирешми-туганнары һәм якыннарына рәхмәт әйтә, күп эшне әле ул үзе эшли. Иң изге теләкләр сезгә, Нурия апа!