2025 елда Россиянең төрле төбәкләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру акциясе уза. Мамадыш шәһәренең 4нче мәктәбе укучылары да бу акциядә актив катнаштылар.
Мәктәп директоры Илнур Хәнәфиев, Мамадыш районы буенча «Юнармия» штабы начальнигы Евгений Куренин, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Тарасова, тәрбия буенча директор киңәшчесе Татьяна Шишкина, педагог-оештыручы Миләүшә Гыймадиева, шулай ук мәктәп яшь армиячеләре һәм хәрәкәт вәкилләре йөзендә активистлар командасы ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды. Бөек Ватан сугышы вакытында һәркем җиңү өчен тырышты. Ул елларда балаларга да бик тиз үсеп, уеннарны онытып, олылар белән бертигез эшләделәр. Алар тәүлек буе җиңү, киләчәк тормыш өчен дип эшлиләр. Аларның керткән өлеше бәяләп бетергесез.