Бу тантаналы вакыйга Уразбахта авылында булды, хезмәт ветераннары гаиләсен ГХАТ хезмәткәрләре шәхсән үзләре барып котладылар.
Олы яшьтә булуларына карамастан, ир белән хатын кунакларны чын күңелдән шатлык һәм җылылык белән каршы алдылар. Еллар узган саен ныгый гына бара аларның мәхәббәтләре , ГХАТ хезмәткәрләре моны үз күзләре белән күрде.
Алар сугыштан соңгы елларда, икесе дә җирле колхозда эшләгәндә танышалар. Гомер еллары агышында алар 6 бала үстерәләр, 10 онык , 11 оныкчыкның бәхетле әби- бабасы булып яшиләр. Ир белән хатын, елмаеп һәм никахлашу көнен искә алып, китапка яңадан имза куйдылар, матур гаилә тормышы өчен бер-берсенә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
Юбилярларга район башлыгы Вадим Никитин исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк, чәчәкләр һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медале тапшырылды.