Мамадышта зурлап кояш календаре буенча яз килүне символлаштыручы Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар. Үзәк мәйданга шәһәр халкы һәм шәһәребеә кунаклары җыелган иде. Үзәк мәйданда театральләштерелгән тамаша булды. Артистлар тамашачыларга Нәүрүз белән бәйле традицион йолаларны күрсәттеләр. Җирле гүзәлләр «Нәүрүз чибәре»район конкурсында катнашты.
Матур милли костюмнардан килгән кызлар үзләренең талантларын һәм матурлыкларын күрсәтте. Конкурс, мәдәни традицияләрнең байлыгын һәм халыкның бердәмлеген ассызыклап, бәйрәмнең чын бизәгенә әверелде. Бәйрәмдә тәмле ризыклар: тәмле ботка, пылау, авызда эреп китә торган коймактан авыз итәргә, кайнар чәй эчеп җылынырга мөмкин иде.