Татарстанлыларның Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстанлыларның Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, чөнки мөселманнарның Ураза бәйрәме якшәмбе көнне 30 марттта уздырыла.

Татарстанда Ураза бәйрәме көне республика Рәисе карары белән билгеләнә һәм бәйрәм ялы көне булып санала.

Быел бәйрәм көне, 30 март, якшәмбегә туры килә. Ләкин республика бәйрәме шимбә яки якшәмбегә туры килсә, ял көне икенче эш көненә күчерелми. Мондый практика федераль бәйрәмнәр очрагында гына кулланыла.

Татарстан халкы өчен киләсе озын ял көннәре 1 майдан 4 майга кадәр булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International