22 мартта 9.00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк мәйданында «Нәүрүз»бәйрәме була.Кунакларны фольклор-театральләштерелгән тамаша көтә. ул сезне яшьлегегезгә кайтарыр, гореф- гадәтләребезне исегезгә төшерер.Шулай ук милли уеннар оештырылачак, анда һәркем үзенең көчен һәм җитезлеген күрсәтә алачак. Кызлар арасында «Нәүрүз чибәре»конкурсы уздырыла. Бәйрәмдә барлык тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итеп талантлы артистларыбыз чыгыш ясаячак. Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын тәмле ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Биредә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә узачак, анда теләгән һәркем җирле җитештерүчеләрдән яңа һәм сыйфатлы продукция сатып ала алачак. Ярминкә 7.00 сәгатьтә башлана. Үзегез дә килегез, якыннарыгызны алып килегез! Сезне бәйрәмебездә күрүгә без шат булырбыз!