МХО герое Руслан Мозафаров авыр яраланганнан соң үзендә алга барырга көч тапты

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Узган елның 23 январе Руслан Мозаффаров хәтерендә мәңгегә калачак. Дошман позицияләренә атака вакытында аның взводы Украина милләтчеләренең «Баба Яга» пилотсыз очу аппараты утына эләгә.

Котылу мөмкинлеге аз була. Руслан сул аягында кискен авырту сизә. Бәйләп торырга вакыт юк - ашыгыч рәвештә ышыклану урыны табарга кирәк . Дошман атакасы гел туктап тормый.

 Алда ул качарга яраклы урын күрә, сугышчылар аны үзара төлке өне дип йөртәләр. Кача торган урынга килгәч аягына жгут сала. Ләкин үзебезнекеләр ягына чыгу мөмкинлеге булмый. Взвод командыры да яраланган, калган сугышчылар да атакадан  кайсы кая кача. Сөйләшүләр рация аша гына бара. Бу "төлке төнендә" Русланга 4 көн утырырга туры килә. шуннана соң гына бик авырлык белән иптәшләренә кушыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International