Мамадышта тагын бер күпфатирлы йортны тапшырырга әзерләнәләр

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Мамадыш шәһәренең Ленин урамы, 19 йорт адресындагы йорттта күпфатирлы йортның техник әзерлеге 95% тәшкил итә. 

Хәзерге вакытта объектта эчке бизәү эшләре алып барыла һәм бүлмәара ишекләр урнаштырыла. Дәүләт торак фонды ярдәмендә төзелгән бу йорт Мамадыш районының 24 гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Проект «Тормыш инфраструктурасы» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла, аның төп бурычының берсе гражданнарны  торак белән тәэмин итүне арттыру.

Дүрт катлы йорт Мамадышның үзәгендә урнашкан, аннан шәһәрнең матур урыннары күренә. 24 фатирның 6сы ятим балаларга биреләчәк, ә калганнарын Татарстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Дәүләт торак фондының төрле торак программаларында катнашучылар арасында бүләчәкләр.

Йортны якын арада файдалануга тапшыру планлаштырыла, бу Мамадыш районында яшәүчеләр өчен торак мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим адым булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International