Мамадыш районында урманнардагы янгынга каршы өйрәнүләр уздырыла

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Өйрәнүнең легендасында гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле Соколка урманчылыгы бистәсе янында ландшафт (табигый) янгын чыга.  Сценарийда  2 гектар мәйданда коры үлән яна башлый,  көчле җил утны бик тиз тарата, янгыннның урманга күчү куркынычы барлыкка килдә. "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ ылыслы агачлар үсә.Янгын чыккан урынга якын гына Соколка урманчылыгы поселогы урнашкан, анда 26 шәхси торак йорт барт. Беренче килгән бүлекчәләр, янгынны шундук җиңә алмаганнар, бу утның урман массивына таралуына китергән.

"Бүген бездә штаб өйрәнүләренең икенче көне. Кичә без язгы ташу шартларында  эшләп карадык, ә бүген урман янгыны сүндерү эшләре белән шөгыльләнәбез. Төп бурыч – персоналның эшен бәяләү, хәбәр итү системасын һәм хезмәтләр арасындагы координацияне тикшерү. Барлык бүлекчәләр дә эшкә әзер: техника төзек хәлдә, шәхси состав тулысынча. Без барлык кирәкле аспектларны тикшердек һәм гадәттән тыш хәлләргә әзер булуыбызга инандык», – дип хәбәр итте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  Баш идарәсенең Мамадыш районында  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы, эчке хезмәт майоры Артур Әхтәмов. Өйрәнүләр барышында Мамадыш муниципаль районы янгыннан саклау бүлекчәләре һәм РСЧС хезмәте шартлы урман янгынын сүндерү буенча уртак эшләрен уңышлы башкарып чыктылар. Операциядә катнашучылар арасында төгәл координация. Шәхси состав урман янгыннарын сүндерүдә, махсус техника һәм җайланмалар куллануны да кертеп, белемнәрен һәм күнекмәләрен яхшыртты. Янгын чыганакларын локальләштерү һәм бетерү буенча практик күнегүләр үткәрелде. Оператив штаб эшен оештыру, шул исәптән ресурслар белән идарә итү, тыл белән тәэмин итү һәм янгын урынында элемтә урнаштыру мәсьәләләре дә уңышлы эшләнде. Мамадыш янгын-коткару гарнизоны көчләренең һәм чараларының гадәттән тыш хәлләргә  әзерлеге бәяләнде. Барлык бүлекчәләр дә югары әзерлекләрен күрсәтттеләр. Өйрәнүләр уңышлы тәмамланды, куелган барлык бурычлар да үтәлде. Мондый күнекмәләр бүлекчәләрнең оперативлыгын һәм бергәләп эшләвен арттырырга мөмкинлек бирә, бу исә торак пунктларны урман янгыннары куркынычыннан саклау һәм зыянны киметү өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International