2025 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтә шәһәребезнең үзәк мәданнынңа Нәүрүз бәйрәме узачак. Кунакларны фольклор-театральләштерелгән тамаша көтә, мондагы чыгышлар гореф-гадәтләрне чагылдырылган номерлар белән үрелеп барачак.
Шулай ук милли уеннар оештырылачак, анда һәркем үзенең көчен һәм җитезлеген күрсәтә алачак. Кызлар арасында «Нәүрүз чибәре»конкурсы узачак. Музыкаль озата барудан башка да булмый: бәйрәмдә барлык тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәк талантлы артистлар чыгыш ясаячак. Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын хуш исле ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Биредә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, анда теләгән һәркем җирле җитештерүчеләрдән яңа һәм сыйфатлы продукция сатып ала алачак. Ярминкә 7.00 сәгатьтә башлана.