Мамадыш районында Шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар- экологик ике айлык башланды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

2025 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр шәһәр һәм район торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитария-экология ике айлыгы  игълан ителде.

2 айда шәһәр урамнарын кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан чистарту, ишегалды территорияләрен, юлларны, бина һәм торак йортларның фасадларын, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Гадәттәгечә, эшләрнең төп өлеше ТКУ хезмәткәрләре көче белән башкарылачак. Әмма шәһәрне җыештыруда ел саен мамадышлылар үзләре дә, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары да актив катнаша. Шәһәр паркларына һәм скверларына, урамнар буендагы яшел зоналарга аерым игътибар биреләчәк. Өмәләр районның барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International