Дүсмәт авыл җирлегендә махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган якташлар истәлегенә Стела төзелә башлады.Аны Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына урнаштырачаклар. Төзелешне апрель аенда башларга ниятләгәннәр иде, әмма һава торышы моны бүген үк эшләргә мөмкинлек бирә . Шуңа күрә озакка сузмадылар, эшне хәзердән башларга булдылар. . Гранит тактага бу җирлектә туган 6 кешенең исеме уеп язылачак.