2025 елның 12 мартында Мамадыш роайоны үзәк хастаханәсендә Донор көне узды.Шәһәр һәм район халкы кан салуга мохтаҗларга ярдәм итәргә теләк белдерде.
110 кеше донор булырга теләк белдерде
65 катнашучы медицина сайлавын уңышлы узды һәм кан тапшырды
33 литр 260 мл кан әзерләнгән
Чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт! Сезнең кан кемнеңдер гомерен саклап кала ала.
Донорлык-меңләтә кире кайта торган яхшылык ул!