Җылы һава торышы урнашуга бәйле рәвештә, су агымы көчле булган урынннарда, елга тамакларында, күпер асларында боз юкарган, су боз өстенә чыккан һәм боздан ачылган урынннар күренә башлады. 8 һәм 10 март көннәрендә Идел елгасында бер ир-ат кар чанасы белән боз астына төшеп китә , аны эзләү-коткару хезмәте коткаручылары коткарды., кар чанасы су төбенә китә. Зеленодольск районында Идел елгасында күпер астында бер ир-ат суга төшә. Аңа ярдәм күрсәтергә теләгән ир -ат та боз астына китә, чөнки боз юка, ашалган, су агымы көчле. Бозның таркалу процессы температура күтәрелү белән активлаша. Сак булыгыз гомерегезне саклагыз!",- дип билгеләп үтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова.