Гражданнар үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен әйтә, шулай ук җирле хакимият вәкилләренә сораулар бирә алачак. Бу шәһәр халкы өчен карар кабул итү процессында актив катнашу һәм үз торак пунктының киләчәгенә үзгәрешләр кертү өчен менә дигән мөмкинлек.
Мамадыш шәһәрендә 13 мартта 15.00 сәгатьтә гражданнар җыены узачак. Чара шәһәр тормышына һәм анда яшәүчеләргә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен оештырылды. Җыенда төзекләндерү, социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм башка мөһим аспектлар белән бәйле темаларны карау планлаштырыла.
Гражданнар үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен әйтә, шулай ук җирле хакимият вәкилләренә сораулар бирә алачак. Бу шәһәр халкы өчен карар кабул итү процессында актив катнашу һәм үз торак пунктының киләчәгенә йогынты ясау өчен менә дигән мөмкинлек. Гражданнар җыенында теләге булган һәркем катнаша алачак. Битараф булмаган Мамадыш халкын фикер алышуга кушылырга һәм шәһәр үсешенә үз өлешен кертергә чакырабыз! Чара ак.К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей базасында Тукучылар тыкрыгы, 5нче йорт адресы буенча узачак.