Мамадыш районы МХО зонасында хәрби бурычларны үтәүчеләргә янә шефлык ярдәме җибәрергә ззерләнә.Район башлыгы Вадим Никитин ассызыклаганча, ярдәм сугышчыларга администрациядән генә түгел, ә якташларына ярдәм итүче һәм аларның җиңүенә ышанучы барлык муниципалитет кешеләре исеменнән дә тапшырыла.
Махсус операция башланганнан бирле Мамадыш районы Донбасска 312 тонна гуманитар йөк җибәргән инде. Бу халыкның, предприятиеләрнең һәм волонтерларның бердәм эше нәтиҗәсе.
"Безнең солдатлар безгә ышана, ә без аларның җиңүенә ышанабыз. Бер-беребезне сынатмыйк!"–дип йомгаклады сүзен район башлыгы.